Бүген район Кайбыч районы Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре бердәм рәвештә гриппка каршы вакцинация ясатты. Район үзәк хастаханәсеннән килгән табиблар, шәфкать туташлары аларны бинаның актлар залында каршы алды.
Иң элек һәркемнең сәламәтлек торышы, кан басымы тиикшерелде, барысы да тәртиптә булганына ышангач кына табиб тарафыннан прививка ясарга рөхсәт бирелде.
Табиблар белдергәнчә, прививка ясату өчен иң кулай вакыт – сентябрь-октябрь айлары.
-Прививканы авырый башлаганчы ук ясатырга кирәк. Авыруның беренче билгеләре сизелә башлаганда инде ясатырга ярамый. Эпидемия башланганчы кешедә иммунитет барлыкка килергә тиеш. Моның өчен сәламәт кешегә – 2-3 атна, төрле хроник чирлеләр, өлкәннәргә 1-1,5 ай вакыт кирәк,– ди район үзәк хастаханәсенең лор табибы Лиана Җәмилова.
Бүген чит илдән кайтартылган һәм үзебездә җитештерелгән вакциналар кулланыла. Аларның икесе дә бердәй файдалы, организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
Гел халык арасында булучыларга табиблар прививка ясатырга киңәш итә, чөнки грипп – вируслы авыру.
-Хроник авырулы, шул исәптән үпкә, йөрәк-кан тамырлары, симерүдән интегүчеләргә, салкын тиеп еш авыручылар, гормональ препаратлар кулланучылар, шикәр диабетлы кешеләр, тәмәке тартучылар, алкогольле эчемлекләр кулланучыларга прививка ясалау зарур, чөнки алар “риск” төркеменә керә. Ә йомырка аксымына аллергия булучыларга аны ясамыйбыз. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә прививка ата-аналар рөхсәте белән генә ясала, - диде үзәк хастаханә шәфкать туташы Светлана Хикмәтуллина.