Районда яңа участок терапевты

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Розалия Бәхтияр кызы Минһаҗева, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Инде менә әлеге уку йортының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап, яшь белгеч туган җире Кайбыч районына эшкә кайтты.

Быелның сентябрь аеннан Розалия Минһаҗева районыбызның Олы Подберезье табиблык амбулаториясендә участок терапевты булып тәүге хезмәт юлын башлады.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә югары квалификацияле медицина белгечләрен җәлеп итү һәм  медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, республикабызда табиб-белгечләргә ТР Хөкүмәте грантлары бүлеп бирү программасы дәвам итә. Розалия Бәхтияр кызы да әлеге программада катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International