Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Дубрава” ҖЧҖнең 1нче филиалы басуларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.
Шулай ук Федоровское авылы янындагы шикәр чөгендере басуына да тукталды ул. Биредә эш тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, бүгенге көнгә әлеге кырдан җыелган уңыш 2975 тонна тәшкил итә. Уртача уңыш – гектардан 350 центнер.
Эшлекле сәфәре барышында район башлыгы урып-җыю эшләренең оешканлыгына югары бәя бирде, механизаторлар белән очрашып, аларның хезмәт шартлары хакында кызыксынды һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уңай һава шартларыннан файдаланып, урып-җыю сезонын югалтуларысыз, кыска вакыт эчендә төгәлләргә дигән бурыч куйды.