15 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч авылының сабантуй мәйданында “Кичке уен” бәйрәме узачак.
Барлык кунакларны, авыл халкын милли уеннар, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак әлеге матур бәйрәмгә көтеп калабыз. Теләге булган һәркем концерт мәйданында гармунга кушылып чыгыш ясый, татар халык җырларын тыңлый, кайнар коймак, кайнар чәй белән сыйлана алачак.
Башлана 16.00 сәгатьтә.
Бәйрәмгә рәхим итегез!