Кайбыч муниципаль районы бадминтончылары Казан шәһәрендә узган республикакүләм бадминтон ярышында ике көмеш һәм дүрт бронза медальгә лаек булды. Әлеге ярышта Татарстанның 2006-2007 нче, шулай ук 2008нче елгы һәм аннан яшьрәк категориядә 300дән артык яшь спортчы көч сынашты.
Районның җыелма командасын Федоровское, Борындык һәм Мөрәле мәктәпләре укучылары (тренерлары: Юрий Григорьев, Хәмзә Юнысов, Фрат Җиһаншин) тәшкил итте.
Ике көнгә сузылган бу ярышта Федоровское мәктәбе укучылары Ралина Сергеева һәм Катерина Иванова – көмеш, ә Егор Григорьев һәм Максим Ситнов икешәр бронза медальгә лаек булдылар.