Морза Бәрлебашында Корбан ашы

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Кайбыч районы татар авылларында Корбан ашлары дәвам итә.

Бүген әлеге изге мәҗлес Морза Бәрлебашы авылы мәчетендә үтте.

-Иманлы кешеләр, намаз укучылар күп булган саен Аллаһы Тәгалә мөмкинчелекләрне ача. Районыбызда, республикабызда яшәешебез тотрыклы, эшебез, ашыбыз бар, биналар төзелә-төзекләнә, юллар салына – боларның  барысы да гыйбадәттә булучылар, мәчеткә йөрүче балалар хисабына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, безгә биргән нигъмәте, - дип үтемле вәгазе белән мәҗлесне башлап җибәрде район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт.

Мул табынны авыл халкы бергәләп әзерләгән иде.

-Әлеге саваплы гамәлне башкарып чыгуда җирлек халкының ярдәме бик зур булды. Татулыкта зур көч бит. Шулай ук аш үткәрү өчен мәчеткә 10 килограмм ит  тапшырган “Дубрава” агрофирмасының Мөрәле филиалы җитәкчелегенә авыл халкы һәм шәхсән үз исмемнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәҗлесне оештыруда үз өлешен керткән һәркемгә Ходай бәрәкәтле, имин тормыш насыйп итсен, - дип теләкләре белән уртаклашты Ябалак авылы башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International