Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 12 сентябрьгә район басуларыннан 22520 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (82, 6 процент).
Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 86275 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 38,3 центнер тәшкил итә.
12 сентябрьгә бирелгән саннарга күз салыйк:
Көзге арыш 952 гектар;
Көзге бодай – 8790 гектар;
Язгы бодай – 6458 гектар;
Арпа – 4320 гектар;
Борчак – 1844 гектар;
Солы – 200 гектар мәйданда суктырылган.
Алдынгы комбайнчыларыбыз:
Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең 3нче филиалы) -26720 центнер бөртекле культура суктырган;
Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 3нче филиалы) - 24400 центнер;
Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 1нче филиалы) – 18370 центнер;
Руслан Тимуршин (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 16 51 центнер;
Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 3нче филиалы) – 10400 центнер;
Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 8190 центнер;
Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 7860 центнер;
Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 6930 центнер.
(Рәсемдә Альберт Лазарев улы белән)