Кайбыч районы Чүти авылы мәдәният йорты методисты Г. Гыйльфанова Бөтенрәсәй аеклар көне кысаларында “СТОП! Алкоголь!” дип исемләгән мәгълумати-профилактик сәгать уздырды.
Дәрес барышында яшүсмерләр спиртлы эчемлекләрнең зыяны, эчүчелек аркасында барлыкка килүче проблемалар хакында шактый мәгълумат туплады.
Сөйләшү ахырында һәркемнең сәламәтлеге үз кулларында дигән нәтиҗә ясалды. Методист яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт ярышларында, шулай ук мәдәни чараларда актив катнашырга чакырды.