Яңа уку-спорт елында “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында беренче ярышлар үтте.
Бу көнне, район спартакиадасы кысаларында, районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары ирекле йөзү стилендә 50 метр ераклыкка ярыштылар. 5-9 сыйныф укучылары арасында 33, 92 секунд нәтиҗә белән Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Салават Садриев җиңү яулады. Икенче урында – Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Адель Мәннанов, өченчелектә – Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Олег Сергеев.
Әлеге яшь категориясендә кызлар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Камилә Гарафетдинова һәм Ләйлә Зиннәтуллина иң яхшылары булып танылды. Өченче урында исә Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Кристина Блинова.
10-11 сыйныф укучылары арасында алдынгы урыннарны Олы Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Рәдиф Сөнгатуллин (иң яхшы нәтиҗә белән - 30, 73 секунд) һәм Булат Мотыйгуллин яулады. Өченче урынга Олы Подберезье урта мәктәбе укучысы Даниил Савельев иреште.
10-11 сыйныф кызлары арасында беренчелекне Диана Вишнякова (Олы Кайбыч урта мәктәбе) яулады, II-III урыннарда – Диана Блинова (Иске Тәрбит урта мәктәбе) һәм Юлия Шоркина (Олы Кайбыч урта мәктәбе).
Командалар арасында ике яшь төре буенча да I урын лаеклы рәвештә Олы Кайбыч урта мәктәбе йөзүчеләренә бирелде. 5-9 сыйныфлар арасында призлы урыннарны Мәлки һәм Морза Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәпләре алды. Ә 5-11 сыйныф укучылары арасында Иске Тәрбит һәм Олы Подберезье урта мәктәпләре алдынгы урыннарга иреште.