5-15 сентябрь аралыгында Кайбыч муниципаль районы белем бирү оешмаларында сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары уза.
Әлеге җыелышларда сәламәт яшәү рәвеше, грипп һәм ОРВИ авыруларын булдырмау, кисәтү, шулай ук балаларга вакцинация үткәрү буенча профилактик аңлату эшләре алып барыла.
Шулай ук мәктәп директорлары тарафыннан Татарстан Республикасының 2010 елның 14 нче октябрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм рухи үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында”гы закон үтәлеше буенча аңлату эшләре алып барыла.