Чишмә суы – халык өчен

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Олы Кайбыч авылында, җирлек халкын чишмә суы белән тәэмин итү максатыннан, суүткәргечләргә һәм каптажга ремонт  эшләре башланды.

Әлеге эшләрне үзара салым акчасына Габделхак Садыйков җитәкчелегендәге “Азамат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара.

Тиздән төзүчеләр, суүткәргеч торба сузу өчен, Бәрле елгасы астыннан горизонталь рәвештә казу эшләрен башлаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International