"Милләтләр кроссы-2017"

2017 елның 8 сентябре, җомга

16 сентябрь көнне Кайбычта “Милләтләр кроссы-2017” ярышы узачак.

Яшьләренә һәм дәрәҗәләренә карамастан, кешеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә йөз тоткан әлеге ярышта оешма-предприятие, мәктәп учреждениеләре хезмәткәрләре генә түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала.

Россиядә милләтләр кроссы 1918 елда ук барлыкка килгән дип санала. Беренче ярыш Петр паркында 4,5 километрга йогерү була. Һәм анда, 15 минут 42 секундка тиешле араны йөгереп, Россиянең һәм СССРның булачак чемпионы Николай Бочаров җиңү яулый.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 16нчы сентябрьдә узачак йөгерү ярышына көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International