Кайбыч районы Корноухово авылында яңа сөт кабул итү пункты ачылды. Тантанада район башлыгы Альберт Рахматуллин, район башкарма комитетының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, шәхси эшмәкәр Илнар Зәйнуллин, шулай ук авыл башлыклары һәм фермерлар катнашты.
Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туып-усеп, бүгенге көндә Чувашиянең Комсомол районында яшәүче Илнар Зәйнуллин алына бу эшкә. Моңа кадәр ташландык хәлдә булган бинаны төзекләндереп, тиешле җиһазлар кайтара. Тәүлегенә 15-20 тонна сөт җыярга планлаштырабыз, ди ул. Пунктта әлегә ике хезмәткәр эшләячәк, алар шул ук авыл җирлегеннән. Киләчәктә лаборант вазифасы да булдырылачак. Хезмәткәрләрне махсус белгечләр укыта. Халыктан, фермерлардан җыелган сөт иң элек чистарту процедурасын уза, суытыла, аннары сөт заводларына озатылачак.
-Районыбыз өчен зур яңалык бу, сөенечле вакыйга. Иң мөһиме-халык өчен файдалы да, уңайлы да булсын. Авыл халкы гомер-гомергә мал-туар тоткан. Бүгенге көндә дә эре мал тәрбияләп, хезмәтләренең файдасын күрүче, әлеге кәсепләреннән шактый табыш алучылар бар. Әлбәттә, күп көч таләп итә торган тармак ул терлекчелек. Бары тик куркып калмаска, ялкауланмаска гына кирәк, -дип башлады үз чыгышын район башлыгы Альберт Рахматуллин. –Никадәрле көч түгеп, төн йокысы белән дә исәпләшмичә башкарган хезмәтенең яхшы нәтиҗәсен дә күрергә тели авыл кешесе. Шуңа күрә әлеге сөт кабул итү пунктына зур өметләр баглыйбыз. Халыктан сыйфатлы сөт җыелып, алар белән вакытында югары бәядән исәп-хисап ясалыр дип ышанабыз.