Яшүсмер тәртип боза. Ата-ана җавап тота.

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кичә район хакимиятенең утырышлар залында балигь булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында дүрт административ беркетмә каралды. 

Шуларның берсе - яшүсмернең йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә итүе. Балалар, яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре, юл кагыйдәләре бозуның аяныч хәлләргә китерүе хакында еш ишетелсә, язылса да, кызганыч, әлеге проблемага салкын караучылар да юк түгел арада. Бу очракта өлкәннәрдән, әти-әниләрдән дә аеруча игътибар, саклык сорала. 

Яшүсмернең әтисенә карата көч куллануы, мәктәп яшендәге баланың өлкән кешедән башка тонге вакытта урамда йөрүе - шулай ук утырышта каралган мәсьәләләр булды. 

Җыелыш ахырында "Яшүсмер-2017" профилактик операциясенең "Гаилә" этабы нәтиҗәләре хакында мәгълүмат тыңланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International