"Яңа туган һәр көнгә сөенеп, шөкерана кылып яши белү кирәк", ди Мөрәле авылында гомер кичерүче 90 яшьлек Сания әби Әхмәтҗанова

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

 Үзен гомер бәйрәме - юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне әле дә җетелеген югалтмаган зәңгәр күзләрен, йөзендәге һәр җыерчыгын балкытып, елмаеп каршы алды ул. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, җылы теләкләрен юллап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды үзенә. 

-Хезмәт белән, эш яратып устек без, авырлыклардан курыкмадык, замана җилләренә бирешмәдек. Инде менә олыгайган көнебездә шундый игьтибар, хөрмәт күру бик сөендерә. Рәхмәт барыгызга да. Рәхәт яшәгез. Ил-көннәр тыныч булсын. - Сания әби Әхмәтҗанованың рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләре бу. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International