19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Решеткиннар гаиләсе - Анатолий Федор улы һәм Валентина Александр кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.