Бруцеллез. Авыл хуҗалыгы хайваннарын ветеринария документларыннан башка кертү тыела

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бруцеллез — йогышлы авыру, чир йокканда температура, кан тамырлары, нерв һәм башка системалар һәм еш кына терәк-хәрәкәт аппараты зарарлануы күзәтелә. Әлеге авыру турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов сөйли.

— Бруцеллез инфекциясенең төп чыганагы булып вак, эре мөгезле терлек һәм дуңгызлар тора. Авыру хайваннарда абортлар, яшәүгә сәләтсез үрчемнең тууы, продуктивлыкның кимүе күзәтелә.
Чирле малдан микроблар тышкы мохиткә яралгы төшкәндә яисә бозаулаган вакытта гына түгел, ә ел дәвамында сөт, тизәк белән дә чыгарыла. Авыруның иң авыр клиник барышы вак мөгезле терлекләрдән (кәҗә, сарык) зарарланган кешеләрдә күзәтелә.

Кешегә авыру чирле мал янында йөргәндә, аны ашатканда-эчерткәндә, тәрбияләгәндә йога ала.

Бруцеллезны китереп чыгаручы микроблар түбән температурага чыдам, озак вакыт азык-төлек продуктларында, шул исәптән суыткычларда һәм туңдыргыч камераларда саклана ала. Микроблар туңдырылган инфекцияле ит һәм сөт продуктларында аларның саклану вакыты дәвамында яшәүгә яраклы булып кала. Суыткычта сакланган сөттә бруцеллез китереп чыгаручы микроб үз яшәү сәләтен 10 көнгә кадәр саклый, майда 4 атнадан артык, өй шартларында ясалган сырда 3 атна, брынзада 45 көн; гади ачыткыда, каймакта 8-15 көн, кымызда, туңдырылган дөя сөтендә 3 тәүлеккә кадәр; вак мөгезле терлек итендә 320 көннән артык саклана. Тозлаган продуктларда 130 көнгә кадәр сакланырга мөмкин.

Авыру китереп чыгаручы микроблар чирләп үлгән малларның эчке органнарында, сөякләрендә, мускулларында һәм лимфа төеннәрендә 1 ай һәм аннан да күбрәк; сарык йонында 1,5 айдан 4 айга кадәр саклана ала.

Авыруның инкубация чоры (авыру хайван белән контакттан соң клиник билгеләр барлыкка килгәнче узган вакыт) 12 атна тәшкил итә, ә кайвакыт ике айга кадәр сузылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International