"БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕ"

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

          Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2018 елның 20 ноябрендә Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында "Хокукый кунак" консультация пунктының эше оештырылды.  Консультация эшен төрле ведомство – социаль яклау, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, Эчке эшләр органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, нотариус, юристлар алып барды. 
          Балаларның хокуклары, опека, попечительлек һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча юридик һәм башка консультацияләр опекуннар, тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар булырга теләүче гражданнар, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гражданнар алды.
         Очрашу "түгәрәк өстәл" форматында узды, әлеге халыкара документның төп нигезләмәләре аңлатылды. Ата-аналарны борчучы балаларга кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, олылар дөньясы һәм балалар дөньясы арасында үзара мөнәсәбәтләргә игътибар иттеләр.

         Катнашучыларның һәрберсе уңай тәҗрибә белән уртаклашу, проблемалар турында сөйләү, аларны бергәләп хәл итү юлларын табу мөмкинлегенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International