Җир участогы мәйданын өстәмә җир хисабына арттырырга була

2018 елның 10 июле, сишәмбе

          Җир участогы формалаштыруның киләсе этабы – аны дәүләт кадастр учётына кертү. Дәүләт кадастр учётына кертү “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында”  221-ФЗ номерлы Федераль законы (24.07.2007) нигезендә тәртипкә салына. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогын дәүләт кадастр учётына кертү өчен, кадастр учёты органына (Татарстан Республикасы буенча "ФКП Росреестр" ФДБУ филиалына) учётка кертү өчен гариза һәм межа планы тапшырырга кирәк. Межа планы документлары составына җир участогының чикләрен раслаган карарның копиясе яисә күпфатирлы торак йорт территориясенең межа проекты раслану хакындагы карар кертелергә тиеш. Мондый гариза белән кадастр учёты органына теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Кадастр учётына кертү нәтиҗәләре буенча гариза бирүчегә кадастр паспорты бирелә, әлеге паспортта хокукка ия затлар булып күпфатирлы торак йорттагы милек хуҗалары күрсәтелә. Игътибар итегез, мондый җир участокларына “вакытлыча” статусы бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International