Кайбыч районы призывникларын армиягә озаттылар

2018 елның 3 июле, сишәмбе

          2 июль көнне Кайбыч районыннан 5 призывник армиягә хезмәт итәргә китте. Традиция буенча егетләрне балалар сәнгать мәктәбе янында җыйдылар. Алмаз Нуриевны Олы Урсактан, Сәйдәш Тимуршинны Олы Кайбычтан, Нияз  Мөхетдиновны Иске Чәчкабтан, Рафил Гарәфетдиновны Олы Кайбычтан, Роман Пашанинны Багайдан  әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм классташлары озатырга килде.

         Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  исеменнән  башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров призывникларга хәерле юл теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International