Татарстанда җир законын бозучыларның саны артты

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Республика буенча Росреестр Идарәсе ел башыннан  тикшерү нәтиҗәсендә 2000 артык җир законын бозучыларның санын ачыклады. Ул былтыргы елга караганда  42 процентка күбрәк булып чыкты.

Росреестр Идарәсе искә төшерә закон бозучы гражданнарга минималь штраф 5000 сум,  вазифаи затларга 20 000 сум, юридик затларга - 100 000 сум.  Аны вакытында түләмәгән өчен икеләтә штраф салына.

Барлык булган сорауларыгыз белән ТР Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз (Казан,  Авангард ур.74,  4 подъезд, тел. (843) 255-25-22). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International