Бүген 5 май көнне Кайбыч районында «Урман утырту көне» акциясе кысаларында яшь үсентеләр утырттылар. Анда районның барлык оешма, учреждение, предприятиеләре хезмәткәрләре чыкты. Башта территорияләрне чүп-чардан җыйдылар, аннары матурлап чыршы үсентеләрен утырттылар. Барлыгы 240 артык чыршы үсентеләре утыртылды. Барысына да катнашулары өчен зур рәхмәт!