Җылы очрашу

2017 елның 8 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч авылының “Рәйхан” кафесында Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар белән очрашты. Очрашуга районның барлык авылларыннан 50 әни килгән иде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасының “Наз” ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова, Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Светлана Константинова да катнашты.

Иң элек барлык кунаклар да холлда Борындык һәм Чүти авылларыннан Зөлфия Сафиуллина һәм Румия Шитаеваларның кул эшләреннән оештырылган “Тылсымлы йомгак” күргәзмәсе белән танышты.   

Шулай ук район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Яхшы сүз белән бер-беребезне җылытыйк” исемле күргәзмәсе дә игътибар үзәгендә булды.

Чара мул табыннар артында дәвам итте. Кайбыч мунициапаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин биредә катнашучы һәркемгә үзенең җылы, ихлас теләкләрен юллады. Ул шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларга балалар һәм үсмерләр матбугатына һәм “Моя газета” көндәлек басмасына подписка бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International