Мәлки авылы җирлеге Башлыгы Федор Поляков сәяси репрессия корбаны Елизавета Галкинаның өенә барып, хәлен белеште.
Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исменнән аңа, туганнарына, якыннарына ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, шулай ук күчтәнәч кабы тапшырды.