Бүген Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында Буа районының “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бүлекчәсе җитәкчесе Анна Сергудаева кунакта булды. Ул балалар белән “Яктылык кайтаручы элементлар нигә кирәк?” темасы буенча әңгәмә үткәрде, шулай ук юл билгеләре төшерелгән стойкалар комплекты бүләк итте.