Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.
Мондый кабул итүләр һәр атнаның сишәмбе көнендә үткәрелә.
Бүген район Башлыгына 13 граждан эшкә урнашу, җир бүлеп бирү, юллар төзелеше, шулай ук торак мәсьәләсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.