Кыр Буасы авылы мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Кайбыч районының Кыр буасы авылы клубында Мәлки төп гомуми белем бирүче мәктәп укучылары белән берлектә “Көзге бал” бәйрәме уздырылды.

Зал бәйрәмчә, көзге яфраклар, агач ботаклары белән бизәлгән, стеналарга да әлеге ел фасылы тасвирланган плакатлар эленгән иде. Бәйрәмдә катнашучы һәркемнең күңеле күтәренке булды. Яшьләр төрле уеннарда, конкурсларда теләп катнашты. Барлык актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International