Якташыбыз Вадим Поляков - WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында алтын медаль яулады

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида узган 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль яулады. Әлеге шатлыклы хәбәрне безгә беренчеләрдән булып, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова җиткерде.

Кайбыч районында туып-үскән, 2011 елда Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаган, КНИТУ (КХТИ) студенты Вадим Поляков 2015 елда WorldSkills  ил чемпионатында өченче урынны яулаган иде, икенче елны ул Европа чемпионы булды һәм Россия җыелма командасына “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль өстәде.

“Бу хисне әйтеп бетереп булмый. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Барысы да авыр, киеренке булды, алга чыгу кыен иде. Еллар дәвамында күнекмәләр, тренерлар белән эш практикасы – шулар нәтиҗәсендә җиңүгә килдем мин. Монда булганым өчен барыгызга да бик зур рәхмәт”, – дип хисләре белән уртаклашты чемпион якташыбыз. 

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International