Кайбыч бадминтончылары җиңү белән кайтты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

 

14 октябрь көнне Буа шәһәрендә республиканың Идел аръягы муниципаль районнары арасында бадминтон буенча команда беренчелеге һәм чемпионаты ярышларының зона этабы узды. Беренчелектә 2003 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге бадминтончылар катнашса, чемпионатта яшь буенча чикләүләр юк иде.

Кайбыч районының Борындык һәм Федоровское авыллары җыелма командалары (тренерлары – районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер – укытучысы Хәмзә Юнысов) әлеге ярышта икеләтә җиңүче булды: команда беренчелегендә, шулай ук Чемпионатта да мактаулы I нче урынны яуладылар.

Яшь спортчыларыбызны, тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз!

Хәзер исә алар декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашып, районыбызның гына түгел, ә Идел аръягы зонасының да данын яклаячак.

Уңышлар телибез үзләренә!

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International