Кече Кайбыч авылының “Сандугач балалар бакчасында Көз бәйрәме аеруча күңелле һәм мавыктыргыч уза. Бәйрәмдә балалары әлеге бакчага йөрүче һәр гаилә чакырыла. Иң элек көз темасына багышланган иң яхшы кул эшләренә конкурс игълан ителә. Быел исә тәрбиячеләр мондый күргәзмәгә яңа төсмер бирергә теләп, орлыклардан үзенчәлекле панно ясау бәйгесе дә оештырды. Әти-әниләренең осталыгы, бай фантазиясе ярдәмендә гадәти булмаган экспонатлар күргәзмәгә аеруча бер матурлык өстәде.