Дүшәмбе киңәшмәсендә

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

Киңәшмә барышында районның агросәнәгать комплексы темасына кагылышлы, шулай ук җир пайларына түләү, авыл җирлекләрендә төзелеш эшләре төгәлләнгән юлларны кабул итү, әлеге елның ноябреннән район буенча халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру сорау һәм мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International