Кайбыч районы прокуратурасы шул җирлектә яшәүче 42 яшьлек гражданга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 1нче кисәге 231 маддәсендә (наркотик матдәләре булган үсемлекне законсыз рәвештә күпләп үстерү) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.
Суд тарафыннан ачыкланганча, хөкем ителүче 2017 елның июнь-июль айларында үз бакчасында айларында наркотик матдәләре булган үсемлек - мәк үстерә.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм суд аңа карата 240 сәгать күләмендә мәҗбүри эш хөкеме чыгарды.
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.