ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 27-28 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан республикада старт алган“Укытучыңны котла” акциясенә Борындык мәктәбе укучылары да кушылды.

Бүген Казан шәһәренең “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.

4 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үзешчән башкаручы ветераннарның “Балкыш” дип исемләнгән республика фестивале узды.

Кайбыч район үзәк хастаханәсе коллективы, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарын котлады.

Кайбыч районының “Салават күпере” спрот һәм сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар катнашында спартакиада узды. Биредә районның 11 авыл җирлегеннән өлкәннәр көч сынашты. Алар өчен бу көнне шахмат, шашка, шулай ук йөзү буенча ярышлар оештырылды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов Кайбыч районында гражданнарны кабул итү уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International