Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов Кайбычта гражданнарны кабул итте

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

          Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов Олы Кайбыч авылында партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Олы Кайбыч, Олы Урсак, Турминскийдан 7 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар депутатка Олы Кайбыч авылындагы йортны капиталь ремонтлау, Олы Подберезье авылында балалар мәйданчыгын программага кертү, Олы Кайбычта үзәкләштерелгән чистарту корылмасын булдыру һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат әлеге мәсьәләләр буенча тулы аңлатмалар бирде һәм аларны кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк дип ышандырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International