Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Лизинг-грант»программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Сайлап алуда катнашуга гаризалар 2018 елның 10 октябреннән 2018 елның 2 ноябренә кадәр, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 һәм Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, 125 кабинет.
Сайлап алу тәртибе, нәтиҗәләрне игълан итү вакыты Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 19.06.2013 ел, №416 Карары нигезендә башкарыла.
Консультацияләр өчен кайнар линия телефоны: +7 843 524-90-90.