Ульянково авылында "Авыл көне" бәйрәме узды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

         18 августта Ульянково авылының мәдәният йорты территориясендә  "Авыл көне" бәйрәме узды. Авыл халкын  бәйрәм белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады.

         Бәйрәм барышында бүләкләү тантанасы һәм котлаулар да булды. Әлеге бәйрәм программасы номинация буенча төзелгән иде.

         Ахырда авыл халкын тәмлүшкәләр белән сыйладылар, аннан соң дискотека белән тәмамладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International