Кайбыч районында дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

          29 июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы администрациясе вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, егетләр турникта тартылды, кызлар скакалкада сикерде, мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар, һәм туптан булган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар. Командалы аркан тарту ярышында беренчелекне Борындык авылы балалары, икенче урынны Олы Кайбыч авылы, өченче урынны Иске Чәчкаб авылы балалары яулады. Нәни балалар өчен Коръән ярышы, җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

          Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә Борындык, Шүшермә, Колангы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында  рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 180 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар һәм мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдән һәм Буа шәһәре мәдрәсәсеннән, килгән шәкертләр ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Югары Кошман, Түбән Коман,  Чүти авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, Кайбыч районы  башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына,  Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Мотыйгуллина Гөлия Рәшит кызына,  Сагиева Җәмилә Гәрәфетдин кызына  олы рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузучы Кайбыч районы администрациясенә, мәдәният йортына, имамнарга, укытучыларга,  һәм шәкертләргә дә олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.

 

                                        

                                        

                                       

                                       

                                        

                                        

 

http://kaibitsk.muhtasibat.tatar/news/news_5842.html 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International