Бүген, Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Сабантуй" үтте.
Бәйрәмнең оештыручылары: социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, район мәдәният бүлеге, Кайбыч районының башкарма комитеты.
Олы Кайбычның “Кайбыч” боз мәйданында 65 мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Балаларны котларга Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма җитәкчеләре килде.
Мәдәният бүлеге концерт программасы әзерләде. Чара кысаларында күңелле уеннар, конкурслар, котлаулар, теләкләр әйтү оештырылды.