Олы Кайбыч мәктәп яны лагере балалары күңелле уеннарда, конкурсларда катнашты. Актерлык осталыгында ике команда ярышты. Алар бәйрәмне алып баручы белән бергә эстрада җырлары аша танылган җырчыларны күчерделәр. "Веровочка", "Богатыри-шары" дигән уеннарда катнаштылар.
Бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү һәм дискотека белән тәмамланды.