Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Россия көне белән котлавы

2018 елның 10 июне, якшәмбе

      Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!

      Сезне чын күңелдән  Россия көне белән тәбрик итәм!

      Россия көне – безнең илебез өчен, дөньядагы иң зур ил һәм бөек мәдәни мирасы һәм сугышчан батырлыклары булган ил өчен төп бәйрәм. Бу бәйрәм Россия Федерациясе өчен хезмәт итүчеләр, үз белемнәрен, көчен һәм тәҗрибәсен илебез чәчәк атуга багышлаганнар бәйрәме.

      Россиянең тарихы – ул һәрберебезнең тарихы булып тора һәм ул кече Ватаныбыздан башлана. Безнең өчен – ул Кайбыч җире.

      Без илебез белән горурланырга һәм аны яратырга тиеш.

       Бәйрәм уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм иркен-мул тормыш телим! Гаиләләрегездә бәхет, шатлык булсын! Бәйрәм белән сезне, Россия Көне белән!

Кайбыч

муниципаль

районы  башлыгы                                                                      А.И.Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International