12 майда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында 5-9 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча беренчелек үтте. Егетләр һәм кызлар 2000 метрга йөгерү, ядрә ыргыту буенча һәм катнаш эстафетада ярыштылар. Барлыгы ярышта 14 мәктәп командалары катнашты. Нәтиҗәдә, Мәлки мәктәбенең яшь җиңел атлетлары (тренер – Александр Галкин) 1 урын яулады, 2 урын Олы Кайбыч мәктәбе, 3 урын Иске Тәрбит мәктәбе.
Шәхси зачетта призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
ядрә ыргыту буенча :
егетләр арасында (барлыгы 37 кеше катнашты):
-1 урын Николай Зайцев (Мәлки)
-2 урын Илья Маланьев (Мәлки)
-3 урын Кирилл Корников (Чүти);
Кызлар арасында (барлыгы 25 кеше катнашты):
1 урын Камилә Зыкова (Колангы),
2 урын Кристина Блинова (Мәлки),
3-урын Кәмилә Вишнякова (Олы Кайбыч);
2000 метрга йөгерү буенча:
егетләр арасында (40 кеше катнашты):
1 урын Ильназ Зиннатуллин (Олы Кайбыч);
2 урын Кирилл Козин (Кече Мәме)
3-урын Максим Блохин (Кече Мәме);
Кызлар арасында:
1 урын Диана Петухова (Иске Тәрбит);
2 урын Нина Николаева (Иске Тәрбит)
3-урын Кристина Блинова (Мәлки);
Кушма эстафетада:
1 урын Мәлки
2 урын Олы Кайбыч
3 урын Колангы
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз.