Бүген 14 май көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, баш табиб Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге башлыгы Ильдар Шакиров, янгын сүндерү – коткару өлешенең башлыгы Дамир Ибрагимовның докладларын тыңладык.
Киңәшмә нәтиҗәләрен ясап, район башлыгы икеайлык кысаларында, зиратларда чистарту буенча авыл җирлеге башлыкларына бурычын куйды.