Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Кайбыч янгын сүндерү-коткару гарнизоны барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштырды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре ветераннарга Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган һәм күпьеллык хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйттеләр.
Шулай ук күп балалы гаиләләргә янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыру дәвам итә (4 һәм аннан артык бала булган гаиләгә).