Иртәгә, ягъни 24 гыйнвар көнне Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда көчле кар явачак, урыны белән буран вәгъдә итә синоптиклар. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 13 метрга җитәчәк.
Һаваның минималь температурасы төнлә -10..-15 градус, көндез исә максимал температура -6..-11 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык саклана.