Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Музыка уен кораллары. Һөнәрләр” темасы буенча дәрес узды.
Әлеге дәреснең максаты һәм бурычлары: балаларда “Музыка уен кораллары” темасына кагылышлы сүзлекне киңәйтү, музыкага кагылышлы нинди һөнәрләр барлыгын ачыклау, сулышны һәм тавышны, хәтерне, уйлау дәрәҗәсен, күзаллауны үстерү.