Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылы кулланучылар җәмгыятенең гомуми җыелышында катнашты.
Киңәшмәдә җәмгыятьнең 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук перспектива үсешенә кагылышлы бурычлар куелды. Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәмгыять тарафыннан башкарылган эшләрне уңай бәяләде, сату һәм җитештерү эшчәнлеген киңәйтү кирәклегенә басым ясады.
Җыелыш ахырында ул Алсу Бударина һәм Наталья Галәтдиновага үзенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Николай Горбунов, Хәлимә Тараканова, Светлана Михачкина Татарстан Республикасы кулланучылар Союзының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.