"Гөлбакча" балалар бакчасы нәниләре әкият тыңларга ярата

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячеләре фикеренчә, балаларны татар теленә өйрәтүдә театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә, байый. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка ашыра. Аларның сөйләм теле үсә, дикцияләре, интонация белән уйнарга өйрәнәләр. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Шуңа күрә әлеге балалар бакчасы нәниләре кечкенәдән үк әкият тыңлап, әкият геройлары белән танышып, яхшылыкны яманнан аерырга өйрәнеп үсә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International