Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 14 гыйнвар көнне республикада начар метеорологик күренешләр күзәтелмәячәк.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә -16..-21 (аяз вакытта -26 градуска җитәчәк), көндез исә максималь температура -8..-13 градус булачак.
Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.