Яңа ел бизәлеше буенча игълан ителгән конкурска йомгак ясалды

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы оешма-предприятие яннарын, авыл җирлекләрен Яңа елга матур, үзенчәлекле итеп бизәү буенча игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.

Шәхси йорт тирәсен бизәүчеләр арасында Салтыйган авылыннан Гөлсинә һәм Радик Камаловлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Роза һәм Айрат Әбләизовлар (Борындык) – 2, Фәнис Галиев (Олы Урсак) 3 урын яулады. Гөлгенә һәм Радик Гыйльметдиновлар (Чүкри-Алан), Лилия һәм Ильяс Садыйковлар, Роза һәм Илдар Тимергалиевлар (Борындык), Рузалия һәм Ринат Исламовлар (Чүти), Светлана Бартязова (Хуҗа Хәсән), Елена һәм Анатолий Ерамасовлар, Людмила һәм Сергей Анининнар, Альбина һәм Раиль Галиевлар (Бәрлебашы), Гөлчәчәк Гыйбадуллина (Морза Бәрлебашы), Әлфия һәм Ильяс Хәмидуллиннар (Олы Кайбыч), Гөлирә һәм Зөфәр Гашыйгуллиннар (Кече Кайбыч) кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Белем бирү учреждениеләре арасында 1 урын Хуҗа Хәсән урта мәктәбенә һәм шул ук авылның “Аленушка” балалар бакчасына бирелде. 2 – 3 урыннарда Чүти , Мөрәле һәм Иске Тәрбит урта мәктәпләре. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбенә һәм “Карлыгач” балалар бакчасына, шулай ук Кече Мәме мәктәбенә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Авыл җирлекләре арасында исә беренчелеккә Кече Мәме һәм Ульянково җирлекләре лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннар билгеләнмәде. Надеждино һәм Иске Тәрбит авыл җирлекләре, Бәрлебашы, Мәлки күпфункцияле үзәкләре кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Оешмаларга килгәндә, кызыксындыру бүләге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, социаль яклау бүлегенә, Мәлки кулланучылар җәмгыятенә тапшырылса,  Колаңгы икмәк кабул итү предпретиясе исә махсус бүләккә лаек булды. “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексы беренчелекне яулады. “ЭКО” мәктәптән тыш эшләре үзәге һәм үзәк хастаханә 2-3 урыннарга лаек дип табылды.

Гран-при Олы Кайбыч урта мәктәбенә тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International