Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 8 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә Республикакүләм кәгазь самолетлар очыру ачык ярышында катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Айназ Хәйретдинов "Очышның ераклыгы" номинациясендә - 2, "Очышның төгәллеге" номинациясендә -1, "Үзенчәлекле самолет" номинациясендә 2 урынга лаек булды. 4 нче сыйныф укучысы Язилә Гыйләҗева "Очышның төгәллелеге" номинациясендә - 3,"Үзенчәлекле самолет" номинациясендә шулай ук 3 урын яулады. Ярышта катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнде.